Кыш чыгасы алда. Юк-бар хыялларның…

Кыш чыгасы алда. Юк-бар хыялларның
Көлен күккә очырам мин өреп.
…Сиңа дәшәм, юкса… Тик, нигәдер
Тынлык белән сөйләшәмдер кебек…

Сиңа дәшәм, юкса!.. Җан асравың беләм
Янып яратуга туяр-туймый.
Тугар җаның. Кыш чыгасы алда. —
Дөнья хәлен алдан белеп булмый…

Миннән йоккан уттай кайнарлыкны
Югалтуың мени инде тәмам?!.
Мин бит монда. Бик якында гына —
Синең белән бер Галәмдә һаман!

Мәле шундый- кышка кереп барыш.
Синең хакта уйландыра шулай.
… Чыгар чагы җиткәч, акыл кермәс —
Тынлык белән сөйләшүем бугай!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт